Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Вәгазь кичәсе "Гыйлем - нур ул"

31 нче август көнне, авылыбыз мәчетендә мәктәп укучылары өчен "Гыйлем - нур ул" дип аталган вәгазь кичәсе узды. Әлеге чарада имам-хатыйп Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов укучыларга гыйлемнең әһәмияте, кирәклеге турында аңлатты. Китапханәче Гөлчәчәк Рөстәмовна балаларга халкыбызның уку, язу, гыйлемгә багышланган мәкальләрен укыды. Белем көне уңаеннан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара тәмле пылау ашау белән тәмамланды.