Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Бәйрәм концерты "Туган як кичләре"

30 август көнне, Наласа авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе Республика көне уңаеннан  “Туган як кичләре” дип аталган бәйрәм концертын уздырды. Чарада үзешчән артистлар, мәктәп укучылары катнашты. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Концерт номерлары халкыбызның милли уеннары белән үрелеп барды. Бу көнне халык ярминкәсе дә оештырылды. Чара яшьләр өчен дискәтүк белән тәмамланды.