Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Тантаналы линейка "Чыңлый көмеш кыңгырау"

Кем укуда иң оста?!
Китап-дәфтәре чиста?!
Ул баламы?! Ул бала -
Укучы дип атала.

Кем яратмый "өчле"не?!
Ычкындырмый "бишле"не?!
Ул бала - уңган бала -
Укучы дип атала.

Бүген, тантаналы рәвештә, Наласа урта белем бирү мәктәп укучылары Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дәүләтбаева Лилия Нурулла кызы һәм авыл китапханәчесе Сабирҗанова Гөлчәчәк Рөстәм кызы исеменнән Мактау грамоталары белән бүләкләнде.