Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз" республикакүләм бәйгесе

 Һәрбер катнашучыны игътибар белән, җентекләп тыңлап, аңа дөрес, гадел бәя бирү җиңел эш түгел икән. Ләкин компитентлы, профессиональ жюри әгъзалары белән берлектә эшләү барлык куркуларымны, борчуларымны таратты.
“Мөнәҗәт” - гарәп теленнән алынган сүз. Ул ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләгә сыгыну, ялвару, ярдәм сорау, җиңеллек эзләү мәгънәсендә килә.
Мөнәҗәт җырлау түгел, мөнәҗәт әйтү диләр. Бу жанрда сүз беренче урында тора. Шуның өчен иң беренче чиратта без мөнәҗәтченең ихласлыгына, әсәрне, текстны аңлап башкаруына игътибар иттек.
Әби-бабаларыбыздан калган, буыннардан-буынга тапшырылып килгән борынгы мөнәҗәтләрне башкаручылар аеруча игътибар үзәгендә булды.
Шулай ук бүгенге көндә мөнәҗәт жанрында иҗат итүчеләр, автор-башкаручылар соклану хисе уятты.
Хөрмәтле катнашучылар, милләттәшләр! Алга таба да динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, татар халкына гына хас булган мөнәҗәтләребезне, китап уку көйләрен кадерләп саклап, буыннардан-буыннарга җиткерсәк иде. Бу өлкәдә һәрбарчабызга да уңышлар телим.