Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Шигърият бәйрәме "Без Тукай оныклары"

Бүген, 26 апрель көнне, авылыбызның "Балачак" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип аталган шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмгә Су анасы белән Шүрәле дә килгәннәр иде! Эх күңелле булды да соң!