Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Якташ язучы Гүзәл Әдһәм белән очрашу кичәсе "Сине безгә язлар алып килде"

 Кичәне Наласа һәм Зур Бирәзә авылы китапханәчеләре, Наласа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде. Әлеге чарада язучының әсәрләреннән өзекләр укылды, Гүзәл ханымның улы Айзат Шакиров, Наласа авылының нәни сандугачы Илсөяр Шаһиева һәм аның әнисе Алия Шаһиева үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. "Умырзая" бию коллективының (сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ахунова) "Шаян бию"е кичәгә тагын да ямь өстәде. Гүзәл ханым үзе дә хикәяләреннән өзекләр укыды, тамашачылар белән викторина үткәрде һәм җавапларны дөрес әйтүче җиңүчеләргә истәлек китаплары бүләк итте.