Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Әдәп-әхлак дәресләре "Тәрбияле бала"

Наласа авылы мәхәлләсе каршында, июль аенда, 6 – 12 яшьтәге балалар өчен лагерь оештырылды. Лагерьга 50гә якын бала йөрде.
Шушы вакытны шәкертләребез әдәп-әхлак турында вәгазьләр тыңлап, көн дә кирәкле догалар, сүрәләр ятлап, ике рәкәгать намаз укып, һәм, әлбәттә инде, саф һавада күңел ачып уздырдылар. Яңа Кырлай авылында урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеена сәяхәт – шәкертләр күңеленә аеруча хуш килде.