Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кеше китә – җыры кала”

""Энҗе кебек теш араңдин

Сайланып чыга сүзең"

(татар халык җырыннан)

2023 ел Татарстан Республикасында “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе Арча районы авыл китапханәләре арасында “Милли мәдәният – саекмас чишмә” дип аталган иҗади бәйге игълан итте.

21 нче июнь көнне Наласа һәм Зур Бирәзә  авыл китапханәчеләре якташыбыз, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Кеше китә - җыры кала" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

Кичә укучылар һәм китапханәчеләр белән берлектә Сибгат Хәкимнең "Гөберчәк" шигырен үзенчәлекле итеп сөйләү белән башланып китте.
Чара дәвамында мәктәп укучылары, авыл имамы, Наласа җирле үзидарә рәисе Илфира Рамазан кызы, Рамил Рафис улы язучының хәзинәгә тиң әсәрләреннән, күңел кылларын тибрәндерә, шул чорга, шул мөхиткә алып кереп китә торган өзекләр укыдылар. Ә китапханәчеләр эзлекле рәвештә М. Мәһдиевның тормыш юлы, иҗаты буенча тирән анализ ясап, язучыны укучыларга төрле яклап ачып бирделәр.
Мәктәп укучылары язучының "Торналар төшкән җирдә" повестеннан "Шәл бәйләү" күренешен матур итеп сәхнәләштерделәр.
Наласа авылы халкының М. Мәһдиев турында матур, кызыклы истәлекләре белән уртаклашкан мизгелләрдән төзелгән видеоязма һәркемнең күңеленә хуш килде.
Чара ахырында М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина матур фикерләрен, изге теләкләрен җиткерде.
"Халык мәдәнияты китапларда" күргәзмәсе аша китапханәчеләр язучының барлык әсәрләре буенча күзәтү ясадылар. Шулай ук укучыларның кул эшләре күргәзмәсе һәм "Туган якны өйрәнү музее" ның бай экспонатлары белән җирле үзидарә рәисе таныштырды.
Әлеге чарага махсус Казан шәһәреннән Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, традицион татар халык музыка уен коралларын өйрәнүче белгеч, яшь галим Дамир Алмаз улы Габдрахманов кунак булып кайткан иде. Үзенең төрледән-төрле уен кораллары һәм аларның кызыклы тарихлары белән таныштырды.
Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган кичә нәкъ язучының халәтенә туры килерлек, эчтәлекле, тәрбияви һәм зәвыклы булды. Әсәрләрен тыңлаганда елмайдык та, хатирәләргә уралып бераз моңсуланып та алдык. Әлеге чара ахырында барлык кунаклар бергәләшеп "Наласа авылы көен" җырлады.
Зур Бирәзә һәм Наласа авылы китапханәчеләренә, мәктәп укучыларына чарада катнашкан авыл халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай бердәм булып эшләгәндә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Җырларда җырланган, бай тарихы булган Наласа авылының киләчәге дә матур булуына без кабат ышанабыз.