Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Искә алу көне “Тукай безнең күңелләрдә"

“Яшен кебек караңгылыкта ялтырап, адашканнарга юл күрсәтергә”.

Г. Тукай

 

15 апрель  –  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне. Шул уңайдан Наласа мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен “Тукай безнең күңелләрдә дип аталган” кичә узды.

Чара башында Тукайның тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. 

Әлеге чарага  “Тукай эзләре буйлап...” дип аталган китап күргәзмәсе дә төзелде. Унбиш дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән “Шүрәле” әкият-поэмасы китабы укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Алар әкиятнең инглиз теленә тәрҗемә ителгән вариантын бик теләп укыдылар.

Бу көнне чарада катнашучы һәрбер кешегә Тукай иҗатыннан иң яраткан әсәрен  уку, башкару мөмкинчелеге бирелде.

Чара  “И туган тел, и матур тел (Габдулла Тукай шигыре, татар халык көе) җыры белән тәмамланды.