Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Экологик сәгать «Табигатьне саклау – туган илеңне саклау ул»

«Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән

 сулардан килүче кадерле кунак икәнлегең, ягъни табигать

 баласы икәнлегең күңелгә мәңгегә берегеп калсын».

Абдулла Алиш

 

16 март көнне авылыбыз китапханәсендә 6 сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклау – туган илеңне саклау ул» дип аталган экологик сәгать узды.

Чара вакытында укучылар табигать күренешләре булган язгы ташу, гөрләвек, чоңгылның ничек итеп барлыкка килүе, аларның табигатькә, кешелеккә булган файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр.

Китапханәче Гөлчәчәк Рөстәмовна укучылар белән «Безнең төбәк кошлары» дип аталган экологик викторина үткәрде.

Әлеге чарага «Табигать – тиңсез хәзинә» дип аталган китап күргәзмәсе дә оештырылды. Күргәзмәдә йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, балыклар, үсемлекләр, урман турындагы ачык төсле китаплар,  энциклопедияләр урын алды.

Ленар Шәехнең «Табигать күренешләре энциклопедиясе» укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Чарада Г. Тукай, Ә. Исхак, Н. Арсланов, Р. Миңнуллин, Л. Шәех,  Й. Шарапова, Ш. Галиев кебек татар әдипләренең туган як табигате турындагы шигырьләре укылды.

Гөлчәчәк Рөстәмовна башкаруындагы  «Тормышым матурлыгы» җыры (Р.Фәйзуллин шигыре, Р.Гатауллин көе) туган якка мәдхия булып яңгырады.

Очрашу азагында  Америка язучысы, активист-эколог, «Zero waste» (Жизнь без отходов)  китабы авторы Беа Джонсон тормышы турындагы фильм күрсәтелде.

Фильм, чара башында куелган, «Уртак йортыбыз – Җир планетасын саклап калу өчен, без нәрсә эшли алабыз?»  – дигән сорауга җавап бирергә ярдәм итте.

Шулай итеп, пластиктан ясалган әйберләрне кулланудан баш тарту яки куллануны сизелерлек итеп киметү; чүп-чарны дөрес итеп аеру; кулланганнан соң электр приборларын сүндерү, суга сакчыл мөнәсәбәт белән карау – һәрберебез башкара ала торган  иң гади гамәлләр исемлеге бу.

Табигатьне бергәләп саклыйк!