Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

«Кабатланырга тиеш түгел!»

«Кабатланырга тиеш түгел!»

         27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 23 нче гыйнвар көнне Наласа авыл китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Кабатланырга тиеш түгел!» дип аталган информацион сәгать узды.

          Бу чарада укучылар Холокост фаҗигасе белән бәйле булган  төп төшенчәләр, Освенцим концлагереның тарихы белән таныштылар.

         Казан шәһәре 141 нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы Абдрахманова Әминә башкаруында Э. Шәрифуллинаның   «Саласпилс» әсәреннән «Җиде  баласы  белән тоткында  газаплап  үтерелгән ана  монологы»ның видеоязмасын караганнан соң, укучылар: «Миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган вакыйгалар  бүтән беркайчан да кабатланмасын. Кешенең милләтенә, диненә һәм башка аермаларына  хөрмәт белән карарга, толерантлык белдерергә тиешбез», –  дигән нәтиҗәләргә килделәр.