Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Сәламәтлек сәгате «Сәламәт булыйм дисәң...»

Сәламәтлек сәгате «Сәламәт булыйм дисәң...»

Сәламәтлек- иң зур байлык.

Татар халык мәкале

         14 нче гыйнвар көнне Наласа авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сәламәт булыйм дисәң...» дип аталган сәламәтлек сәгате узды.

         Чара ике өлештән торды. Беренче өлештә сүз шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге, шулай ук аларны бозу яисә үтәмәү очрагында  килеп чыгарга мөмкин булган хәлләр турында сөйләнде.

         Әлеге чарага «Сәламәтлек җәүһәр, ләкин тиз югала»  дип аталган китап күргәзмәсе дә оештырылды. Виктория Бутенконың  «Зелень для жизни» дип аталган тәмле һәм файдалы смузи ясау рецептлары китабы укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

         Чараның икенче өлеше  авыл мәчетендә узды. Мәчет остазы Фәридә апа  балаларга чисталык, тәһарәт турында сөйләде. “Мөселман кешесенең һәрвакыт чиста, тәһарәтле булып йөрүе - вирус, инфекция һәм күптөрле авырулардан  саклану чарасы  булып тора”, - дип аңлатты ул.

         Китапханәче Гөлчәчәк Рөстәмовна укучыларга Динә Макарованың “Бактерияләр” дип аталган хикәясен укыды. Чарада катнашучылар бактерияләрнең бөтен җирдә булуы турында белделәр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.

         Чара ахырында укучылар  Виктория Бутенконың “Зелень для жизни” дип аталган файдалы рецептлар китабыннан җиләк-җимешле смузи ясап сыйландылар.