Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Хәвефсез җәй - 2017"

19 нче май көнне Наласа мәдәният йортында “Хәвефсез җәй -2017” дигән темага бердәм дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес балаларның җәйге яллары хәвефсез, имин узуы өчен мөһим чара. Инструктаж түбәндәге темаларга уздырылды: юлда һәм транспортта йөрү кагыйдәләре турында. ЮХИДИ хезмәткәре Гарифуллин Радис Мансурович балаларга бик үтемле итеп чыгыш ясады. Якынлашып килүче каникуллар уңаеннан, әңгәмәләр бик җанлы һәм күтәренке рухта барды. Укучыларның җәйге каникуллары файдалы һәм хәвефсез узар дигән теләктә калабыз.