Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Бөек Ватан сугышында татар егетләренең батырлыгы.

Бөек Ватан сугышының тәмамланганына бик күп еллар үтте. Бу рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр һәм кызлар туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куеп хезмәт иткәннәр. Шуның өчен 9 нчы май җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Наласа авылы җирлегендә дә бәйрәм парады зурлап үткәрелде Һәм ветераннар белән очрашу булып узды. Китапханәдә китап күргәзмәсе эшләде.