Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Кошлар - безнең дусларыбыз"

Наласа авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты: кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү.Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар.