Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр”

"Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. 21 нче февраль – туган тел көне уңаеннан үткәрелгән чарада Наласа Китапханәсе “Туган телем анам телем” – дигән китап күргәзмәсе белән катнашты.Бу көнне “Балачак” балалар бакчасын да, мәктәпкә хәзерлек группасы балалары һәм кече балалар группасы балалар туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштылар, балаларга фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтелде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләре буенча, әкияти күренешләр күрсәттеләр ,шигырь сөйләү бәйгесе дә бик күңелле үтте.