Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль -  каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген Наласа “Балачак ”балалар бакчасын да “Гомеремне дә бирәм халкыма” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды.  Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь  буынны мәгълүматлы итү,  туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны балалар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган  “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы”  кебек  шигырьләрен үзләре дә  сөйләде. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелды.