Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Фәнис Яруллиның 84 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе

9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 84 яшь тулды. Шул уңайдан Наласа авылы китапханәсен дә  “Тормышны җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Фәнис  Яруллин - Татарстанның халык шагыйре, прозаик, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. Татар әдәбиятында саллы мирас калдыру белән беррәттән, ул зур мәктәп тә булдырган шәхес.Тормышны ярату мәктәбе ул! Язучының китапларын укучыларыбыз бик яратып укыйлар.Укучыларга язучының китаплары тәкъдим ителде.