9 нчы декабрь–Ватан геройлары көне
«9декабрь–Ватан геройлары көне» Шушы уңайдан китапханәдә танып- белү сәгате уздырылды , дәреснең төп максаты - Батыр сүзе нәрсәне аңлата ? Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен ничек аңлыйсың. Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары белән таныштыру; алар турында мәгълүмат биреп, батырлыкка рухландыру; батырлык турындагы мәкальләр аша укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган илгә мәхәббәт хисе булды. Дәрестә иң кечкенә китап укучылар, “Балачак ” балалар бакчасында йөрүче балалар катнашты. Дәрестә геройлар батырлыгы турында истәлекләр,китаплар,җурналлар кулланылды.