Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Татар йорты"

Татар бизәге дигәч тә әбиләребезнең чигелгән алъяпкычлары, челтәрләп бәйләгән тәрәзә пәрдәләре, нәкышле мендәр тышлыклары, өстәл япмалары, күн читекләребез,уелып бизәлгән агач капкалары күз алдына килә. Кызганыч ки, бәбәй итәкле күлмәкләр,алъяпкычларны музейларда гына күрергә мөмкин. Шушы уңайдан милли хис, милли горурлык йөрәкләрдән китмәсен өчен Наласа авылы мәдәният йортында 14 нче март көнне “Хәтер чылбыры” исемле кичә уздырылды. Бу көнне мәдәният йортында “Татар йорты” исемле күргәзмә күрсәтелде. Күргәзмәгә Наласа авылында туып үсеп, шушы авылда яшәүче Наҗметдинова Сәлихә Зиннәт кызының кул хезмәте, чигеп эшләнгән эшләнмәлләр күрсәтелде, шулай ук китап күргәзмәсе дә куелды.