Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Габдулла Тукайга 135 ел

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 135 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды. Безнең "Балачак" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр ,китапханәче белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшердек, шигырьләрен укыдык Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.