Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Китапханәдә кунакта

3 нче февраль көнне Наласа урта мәктәбенең 1 нче класс укучылары Наласа китапханәсендә кунакта булдылар. Укучылар китапханәдә китаплардан ничек кулланырга, китапларны ничек сакларга кирәклеген өйрәнделәр. Китапханәдә балалар өчен нинди газет-журналлар булуын белделәр. Бу көнне балалар узләре белән мәдәни көндәлекләрен дә алып килделәр.Укучыларга китапханә бик ошады, алар узләре теләгән китапларын укырга алдылар.