Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Зинданнарны ватып чыккан җыр

18 нче февраль көнне Наласа авылы мәдәният йортында кахарман шагыйрь Муса Җәлилнең "Зинданнарны ватып чыккан җыр" исем астында искә алу кичәсе уздырылды. Кичәдә мәктәп укучылары Җәлилнең шигырьләрен, җырларын башкардылар. Олы залда Җәлилнең китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе эшләде. Укучыларга һәм килгән кунакларга кичә бик ошады.