Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Хәрәкәттә-бәрәкәт

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә.Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады.Шушы уңайдан 30нчы гыйнвар көнне Наласа авылы жирлегендә , хәрәкәттә-бәрәкәт исеме астында кышкы спорт уеннары булып узды.Бу көнне монда суык булуга да карамастан  чын бәйрәм икәнлеге ачык күренеп торды. Бәйрәмгә төрле әкият геройлары да кунакка килгән иде.  Төрле хайваннар образларыннан киенгән яшьләр,кызлар-егетләр  бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар кайнар чәй,коймаклардан авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле рухта тәмамланды.