Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Ак калфак"

Киләчәк ул - без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә бүгенге үсеп килүче яшь буын вәкилләре идарә итә башлаячак. Димәк, илебезнең киләчәге дә яшьләребез кулында. Бүгенге яшләр моңа ни дәрәҗәдә әзер соң? Шушы уңайдан 25 нче декабрь көнне Наласа авылы китапханәсендә "Ак калфак" оешмасы беренче җыенына фикер алышырга җыелды. Бүгенге борчыган мәсьәләләр исәпкә алынды. Әле мондый очрашулар соңгысы булмас. Очрашуга килгән кунаклар канәгать булып таралдылар.