"Китап-күңел көзгесе"
Яңа китап укучылар тарафыннан түземсезлек белән көтеп алына. Яңа китап безне кызыклы да, серле дә галәмгә, сихри китап дөньясына алып керә. Китап безнең өчен рухи азык – ул һәркайсыбызның белемен арттыра, зиһенебезне ача, күңелебезне яктырта!