Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Гани Сафиуллин музей утарына экскурсия

13 январь көнне Арча районы Иске Кишет авылына Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинга багышланган музей комплексына, Наласа урта  мәктәбенең 5 нче класс укучылары һәм укытучы Хасанова Айгөл Миннуровна , китапханәче Шагисламова Гөлнар Гөмәровна җитәкчелегендә экскурсиягә бару оештырылды.Музей комплексы Гани Сафиуллинның (1905 елда туган һәм 1920) елга кадәр яшәгән йортта ачылган. Музейда хәрби җитәкченең шәхси әйберләре һәм документлары куелган. Шулай ук, экспонат буларак, генерал-лейтенант дивизиясе сугышкан урыннардан элементлар да бар. Йорт каршына Сафиуллинга монумент куелган. Экскурсия яшь буын укучыларына,үзебезнең районның геройлары белән таныштыру максатыннан оештырылды.