Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул

«Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул» Р. Декарт. Татар теленең матурлыгына игътибар итсәк.Искиткеч нәфислек! Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Китаплар укып без тормышны өйрәнәбез, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютор да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз. Китап геройларыннан үрнәк алабыз һәм кайберләренә охшамаска тырышабыз. Хөрмәтле укучылар! Кышкы каникулларда сезне могҗизалы китап дөньясына чакырабыз. Язучы Хәкимҗан Халиковның сайланма әсәрләре китабында балалар өчен шигырьләр, мавыктыргыч   һәм тапкырлык таләп итә торган табышмаклар тупланган. Алар зирәклекне арттыра һәм эзлекле фикер йөртергә, чынбарлыкны дөрес аңларга өйрәтә. Әлеге китап - математиканы тирәнрәк үзләштерер өчен менә дигән ярдәмлек. Китапханәгә авторның бу китабы күптән түгел гегә кайтты,алып укый аласыз.