Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Көзге әкият"

8 нче октябрь көнне Наласа авылы балалар бакчасында күчмә китапханә эшләде. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды.  Яңа китапларны нәниләр зур кызыксыну белән карап чыктылар.  Балаларны кечкенәдән үк тыңлый белергә өйрәтергә кирәк, ә әкиятләрне балалар кызыксыныбрак тыңлый, эчтәлегенә дә  тизрәк төшенәләр.  Китап - бала тормышында гаять әһәмиятле роль уйный. Шуңа күрә дә, һәрвакыт, китапханәче китапларны яңаларга алыштырып тора.