Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

 Борынгыдан ук баланы эш-шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгырту ата-ананың җаваплы бурычы булган. Сайланган һөнәр кешенең сәләтенә туры килергә тиеш. Хезмәт дөрес сайланган булса бәхет кешене үзе эзәп таба. Безнең  бабаларыбыз  бу мәсьәләне шулай чишкәннәр. Ата-аналар балаларына итекче, мичче, калайчы, чүлмәкче һәм башка кәсепләрне тәкъдим иткән. Яшьләр һөнәргә остаздан өйрәнгәннәр. Татар халкының “ Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” мәкале шуның ачык мисалы булып тора. Һөнәр сайлаганда бабаларыбыз тәҗрибәсе игътибарга лаек. Шушы уңайдан китапханәдә “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” исем астында кичә узды. Кичәнең кунаклары ,үзләренең гомерләрен авыл хуҗалыгы өлкәсененең төрле тармагын да эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз булды.  Алар яшь буынга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Кичә дә Наласа урта мәктәбенең башлангыч Һәм өлкән класс укучылары ,укытучылары катнашты.