Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Туган телем-серле тел"

    21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне уңаеннан,Мөндеш башлангыч мәктәбендә интеллектуаль викторина үтте. Милли киемнәр кигән укучылар ике командага бүленеп,викторинада катнашып,туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.Укучылар шигырьләр яздылар, викторина сораулары,ребуслар,башваткычлар төзеделәр.Бәйге тигез исәп белән тәмамланды.