Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Кулланылган батарейканы тапшыр-керпене коткар"

   Мөндеш авылы китапханәсендә дә "Кулланылган батарейканы тапшыр-керпене коткар" дип исемләнгән экологик акция старт алды.Кулланышта булган батарейкалар-кыйммәтле материал. Саннар күрсәткәнчә,чүп чиләгенә ташланган бер кечкенә батарейка җирнең якынча 20 квадрат метр өлешен авыр металлар белән пычрата ала.Ә урман зонасында исә әлеге сан ике агач,ике сукыр тычкан,бер керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны белән исәпләнә.