Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Татар театры сәнгатенә нигез салучы"

    Мөндеш авыл китапханәсендә татар халкының бөек драматургы,язучы,мәдәният һәм сәнгать тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел уңаеннан белешмә сәгате үтте.Китапханәче укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде,мәгърифәт өлкәсендәге күпьяклы эшчәнлеге белән таныштырды.Китап укучыларга драматург иҗатының үзенчәлекләрен чагылдырган мәкаләләр,туганнары һәм замандашларының истәлекләре тупланган яңа Галиәсгар Камал китабын тәкъдим итте.