Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Үлемсез шагыйрь"

   Мөндеш авыл китапханәсе Мөндеш башлангыч мәктәбендә патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына-110 ел тулу уңаеннан әдәби лото үткәрде.Башта китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды ,аннары Фатих Кәрим тормышы һәм иҗаты буенча әдәби лото үтте.Һәр укучы бирелгән сорауны игътибар белән тыңлап,аларга дөрес җавап биреп,лотоны беренчеләрдән булып тутырырга тырышты.Бу уен укучыларга бик ошады.