"Кыш бабай остаханәсендә"
Мөндеш авыл китапханәсендә "Кыш бабай остаханәсендә" исеме астында балалар белән мастер-дәрес үткәрелде. Балалар үз куллары белән гади генә кәгазь битләреннән күз явын алырлык матур кар бөртекләре, чыршы ясадылар һәм китапханәгә бүләк итеп калдырдылар.