Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк"

   3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне уңаеннан,Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк" дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате үтте.Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар,һәлакәткә дучар булып,яшьнәп яшәр чакта урын өстенә,инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барды бүген.Укучыларга танылган язучы,шагыйрь Фәнис Яруллин,шагыйрь Радик Мөхәммәтҗанов,шигырьләр.хикәяләр язган,рәсемнәр ясаган Гакыйль Сәгыйров,шагыйрә Кәүсәрия Шафикова,шагыйрь Рәниф Шәриповларның тормышы һәм иҗатларын чагылдырган "Яшәү -үзе батырлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.