Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Ул балачак иленнән"

    Мөндеш башлангыч мәктәбендә китапханәче балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан әдәби кунакханә үткәрде.Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Укучылар  Шәүкәт Галиевның яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр,тормышы һәм иҗаты буенча әзерләнгән викторинада катнаштылар.