Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Мәдәниятле халык-бай халык"

    14 нче сентябрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбендә укучыларга "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшыру уңаеннан "Мәдәниятле халык-бай халык" дип исемләнгән мәдәният дәресе узды. Укучылар республикабызның мәдәни урыннары-китапханәләр,театрлар,музейларга виртуаль сәяхәт иттеләр.Барысы 19 укучыга көндәлекләр тапшырылды,көндәлекнең тутыру тәртибе аңлатылды.