Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Без балачак иленнән"

   1 нче июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Мөндеш авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә балалар белән ачык һавада бәйрәм оештырды.Балалар ел дәвамында укыган китаплары буенча үткәрелгән викторинада катнаштылар,киапханәгә килгән яңа журналлар,китаплар белән таныштылар,төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар."Җәй ае китап белән"дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Балаларга бәйрәм бик ошады,һәр бала бәйрәмнән бүләк белән кайтып китте.