Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Без кайтырбыз дип киткән юлдан,китсәләр дә алар кайтмады"

   Мөндеш авыл китапханәсе Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты. Сугыш чоры михнәтләрен күргәннәргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.Без сугыш дигән куркыныч чорны күрмәгән буын,сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез,бүген ирекле халык булып,тыныч тормышта яшәү бәхетен татырга ярдәм итүче батыр әби-бабаларыбызга мең рәхмәт,дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы Сираҗетдинов Фәргат Гарәфетдин улы үз чыгышында. Тантана тирән эчтәлекле тамаша аша,яу кырын күздән кичерергә булышты.Соңыннан инде арабызда булмаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып,һәйкәлгә венок салынды.