Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Тукай иленә сәяхәт"

   Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Тукай иленә сәяхәт"дип исемләнгән 1-4 нче класс укучылары белән әдәби уен үткәрелде.Сөекле шагыйребезнең тормыш юлын,иҗатын чагылдырган рәсемнәр һәм китап күргәзмәсе куелды.Китапханәче укучыларга Г.Тукайның тормыш юлы турында сөйләде.Ә укучылар бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр.Балалар шагыйрьнең эш сөяргә,зурларны ихтирам итәргә,итагатьле -шәфкатьле булырга,хөрмәтле вә гыйззәтле телебезне сөеп яшәргә өндәгән шигырльәрен яттан сөйләделәр.Бәйрәм Г.Тукайның гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.