Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Кәләпүшем,калфагым"

    Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән.Җеп эрләгән.шәл бәйләгән,сөлге чиккән,келәм,палас,ашяулык тукыган.Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган.Бу аларның кием-салымнарыннан,көнкүреш әйберләреннән күренеп тора.Татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк,камзул,калфаклар.Алар,әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә,киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.Шул максаттан Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Ак калфак"оешмасы белән берлектә "Кәләпүшем, калфагым дип исемләнгән әдәби-тарихи кичә үтте.