Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Егылмас җилкәннәр"

    Мөндеш авыл китапханәсендә,күренекле шагыйрь,язучы,драматург Фәнис Яруллинның тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын тагын бер кат искә төшерү максатыннан "Егылмас җилкәннәр"дип исемләнгән әдәби сәгать үтте.Фәнис Яруллинның әсәрләреннән,шигырь җыентыкларыннан китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар тирән эчтәлекле рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләре, матур- матур җырлары,әкият-хикәяләре,повестьлары белән таныштылар.Ахырдан сорауларга җаваплар бирделәр.