Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Новые встречи со старыми сказками"(Балалар язучысы Шарль Перроның тууына-390 ел)

   Быел француз язучысы Шарль Перроның тууына 390 ел булды.Ул балаларның яраткан әкиятчесе.Шул уңайдан Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары "Перро әкиятләренә сәяхәт" оештырдылар,"Кызыл Калфак"ның кәрҗинендәге дәү әнисенә дигән"тәмле бәлешләреннән сыйланып",төрле әкиятләреннән сорауларга җаваплар эзләделәр,"Золушка"белән бергә балда булдылар,Маркиз Карабас Барабасның дусларына әверелделәр,"йокыга талган гүзәлгә"ярдәм күрсәттеләр.Укучылар,тагын бер кат,язучының әкиятләрендәге тылсым көче бары тик уңай сыйфатлар тәрбияләвенә төшенделәр.