Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Сугыша белгән былбыл ул һәм җырлый белгән бөркет"

    Мөндеш башлангыч мәктәбендә татар халкының бөек улы,Советлар Союзы Герое,патриот шагыйрь-Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләренә 65 ел булу уңаеннан шигъри сәгать үтте.Балалар викторина-уен формасында Муса Җәлилнең тормышын,иҗатын искә төшерделәр,шигырьләрен яттан сөйләделәр.