Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Бишек җырлары-халкым рухы"(әдәби музыкаль кичә)

    Мөндеш авыл китапханәсе "Ак калфак"оешмасы белән берлектә,Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Бишек җырлары-халкым рухы"исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды.

    Максатыбыз:Яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә,аны намуслы, игелекле, ягымлы, кешелекле итеп тәрбияләүдә бишек җырларының әһәмиятен аңлату иде.Кичәдә бик күп бишек җырлары җырланды,тарихы сөйләнде.Кичә ахырында бу моң һәр өйнең ишеген кагардай булсын,бишекләрдән бишекләргә күчеп,өй түрендә урын алырдай булсын,безне бала чагыбызга алып кайтсын дигән теләктә калдык.