Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Исән сау кайтыгыз,егетләр"

Мөндеш мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашып ялга кайткан егетебез Гыйльметдинов Динар авыл яшьләре белән очрашты.Динар яшьләргә күчтәнәчләр дә өләште. Динарыбыз бүген ялын тәмамлап янәдән хәрби хезмәткә китте. Егетләребезгә гаиләләренә, туган якларына исән- сау әйләнеп кайтырга язсын.Аллаһ Тәгалә сезне саклап, яклап йөртсә иде, әмин. Якыннарыгызга бары тик сабырлык телим.