Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Табигать серләре"

Мөндеш авыл китапханәсендә “Табигать серләре” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Чарага 1-4 нче класс укучылары чакырылды.  Чара барышында китапханәче укучыларга нәрсә ул экология  , табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга , уртак йортыбыз -Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар. Китапханәче балаларга чисталыкның иң төп дошманы – чүп-чар, аннан ничек арынырга,  зур шәһәрләрдәге чүп-чар контейнерлары, һәм без  үз авылыбыздагы чүпне кая куябыз, шулар турында кыскача әйтеп үтте. Уен формасында балалар барлык чүп – чарны берничә төркемгә бүлделәр -кәгазь, пластик, азык-төлек калдыклары һәм куркыныч калдыклар. Чараның икенче өлешендә балалар интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр. Кызыклырак булсын өчен, викторинада катнашучылар ике командага бүленде. Хайваннар, үсемлекләр, кошлар һәм балыклар турында сорауларга актив җавап бирделәр. Балалар өчен «Табигать дөньясында " дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшләнде һәм укучыларга тәкдим ителде.