Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Алга,йолдызларга"

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Шул уңайдан китапханәдә  укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү  максатыннан  уен- викторина үтте. Китапханәче балаларны космонавтика көне белән таныштырды, космоска беренче очучы турында сөйләде.  Күренекле космотавтларның биографиясе белән таныштылар, космотавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр Балалар белән берлектә серле галәмгә сәяхәт кылдык, планеталар белән таныштык, кызыклы сорауларга җаваплар таптык,ахырдан ракета ясап конкурста катнаштылар.