Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Татар театр сәнгатенә нигез салучы"

“Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында, “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениясе “Милли мәдәният саекмас чишмә” дип аталган районкүләм бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгенең чираттагысы Иске Кырлай авыл җирлегенә кергән, Мөндеш күпфункцияле мәдәният үзәгендә үтте. Мөндеш һәм Иске Кырлай авыл китапханәчеләре китап укучыларны халык язучысы, якташыбыз, драматург Галиәсгар Камалның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.
Кичә күпфункцияле мәдәният үзәге фойесында "Гөлкәйләрем" кашыкчылар ансамбле балаларының матур чыгышлары белән башланып китте.
Г. Камал иҗаты буенча презентация, “Татар театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тамашачыларга тәкьдим ителде.Әдәби кичә Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән Г. Камал әсәрләреннән өзекләр һәм "Энҗе бөртекләре" ансамбленең җырлары белән үрелеп барды.
Иске Кырлай авылы китапханәсенең "Ак күгәрчен" клубына йөрүче мәктәп укучылары Г. Камалның "Бүләк өчен" әсәрен бик матур, оста итеп сәхнәләштерделәр. Артислар үз рольләрен искиткеч матур итеп башкардылар, Г. Камал яшәгән чордагы мөхитне, гореф -гадәтләрне нечкәлеге белән ачып бирделәр. Залга җыелган тамашачылар да Г. Камалга багышланган чараны яратып кабул иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларга иҗат уңышлары теләделәр. Г.Камал мәңгелек образлар тудырган драматург,ул үзеннән соң бай мирас калдырган. Әлеге шәхеснең бай тарихи мирасы бүгенге көнгә кадәр укучыда кызыксыну тудыра. Китап киштәләребез үз укучыларын көтә.